ТР мөфтие киңәшчесе БИАда нәзарәтнең тоткыннар белән профилактик эшчәнлек тәҗрибәсе турында сөйләде

16 декабрь 2019 ел 11:19
ТР мөфтие киңәшчесе БИАда нәзарәтнең тоткыннар белән профилактик эшчәнлек тәҗрибәсе турында сөйләде

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 19-нчы көнендә (16-нчы декабрьдә), Болгар ислам академиясендә «Иректән мәхрүм итү урыннарында имам эшчәнлеге» дип исемләнгән белем бирү семинары уза. Семинарны ачу тантанасында Казанның Мәскәү һәм Киров районнары имам-мөхтәсибе, ТР мөфтиенең социаль эшчәнлек буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан Республикасында Терорризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев, Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, «Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» (автоном коммерция булмаган оешма) директоры Азат Гайнетдинов һәм башкалар катнашты. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән чарада катнашучыларны Илдар хәзрәт Баязитов сәламләде. Үзенең чыгышында ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тоткыннар белән профилактик эшчәнлек алып баруы хакында сөйләде. ТР мөфтие киңәшчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан мөфтияте Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз колонияләрендә җәза үтәүче мөселманнар белән актив эш алып бара. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан башка төбәкләр арасында дини оешмаларның тоткыннар белән эшләве өлкәсендә әйдәп баручы буларак танылу алды, дип ассызыклап узды Илдар хәзрәт. 

– Бүгенге көндә республиканың барлык колонияләрендә гыйбадәт кылу бүлмәләре яки мәчетләр булдырылган. Аларга намаз укучы, ураза тотучы һәм шәригать кануннарын үтәүче биш йөздән артык тоткын йөри. Һәрбер төзәтү учреждениесенә тәҗрибәле, махсус белем күнекмәләренә ия имамнар беркетелгән, алар Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте вәкилләре белән тыгыз багланышта тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу буенча зур эш алып баралар. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Моннан тыш, тоткыннарны тикшерү узган дини әдәбият белән тәэмин итү, мөселман бәйрәмнәре уңаеннан чаралар оештыру, шулай ук вәгазь кичәләре һәм Коръән укучылар бәйгеләре үткәрү буенча эш җайга салынган. Әйтик, төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана