Казанда ике көн Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре күргәзмәсе ачылды

22 май 2023 ел 15:25
Казанда ике көн Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре күргәзмәсе ачылды

Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре экспозициясе ике көнгә Казанга китерелде. Әйберләр моңарчы Болгарда 20 һәм 21 май көннәрендә күрсәтелгән иде, һәм аларны күрү өчен халык Идел буе төбәгенең һәм Россиянең төрле почмакларыннан агылды. Болгар музей-тыюлыгының якынча исәпләре буенча, Болгар шәһәрендә күргәзмәне ике көндә 30 меңнән артык кеше карарга өлгергән. “Кол Шәриф” мәчетендә күргәзмәне бүген һәм иртәгә (22-23нче майда) иртәнге сәгать 10.00-дан кичке сәгать 19.00-га кадәр карарга мөмкин.

Экпозициядә Мөхәммәднең ﷺ һәм аның гаилә әгъзаларының, сәхабәләренең предметлары урын алды. Алар арасында — пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең ﷺ хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы, Кәгъбәнең кара ташы бар.

Бүген әлеге күргәзмәнең ачылуы уңаеннан, “Кол Шәриф” мәчетендә журналистлар өчен брифинг оештырылды. Анда экспозициянең әһәмияте, чын ядкәрләрне Татарстанга алып килүнең максаты, халыкның әлеге ядкәрләргә иҗтыяҗы турында сөйләделәр. Сорауларга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсүл хаҗи Саадуев, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Ольга Павлова җавап бирде.

Илфар хәзрәт бу күренешнең тарихыбызда беренче мәртәбә булуын, моңа кадәр ядкәрләрнең Болгар шәһәренә куелуын искәртте. “Хөкүмәтебез җитәкчелеге белән киңәшкәннән соң, тагын да күбрәк кеше карасын, бәрәкәтен күрә алсын дип, аны Казан шәһәренә алып килергә булдык һәм бу бик дөрес. Пәйгамбәребезгә ﷺ һәм аның сәхабәләренә кагылышлы булган ядкәрләр аша халкыбызның күңеле тагын да нечкәрер, бердәмлегебез артыр, шушы ядкәрләр аша җөмһүриятебезгә, ватаныбызга бәрәкәт иңәр. Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаевка тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ул безнең үтенечебезне уңай кабул итте, ризалыгын бирде. Шул рәвешле, күргәзмә ике көнгә “Кол Шәриф” мәчетендә урын алды. Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтергә онытмыйк”, – дип теләкләрен җиткерде ул. 

Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсүл хаҗи Саадуев исә Болгарда Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләрен карарга теләүчеләрнең күп булуы халыкның Пәйгамбәргә ﷺ булган ихлас ярату хисләре көчле булуы турында сөйли, дип белдерде. Мөселманнарның ядкәрләргә мәхәббәте көчле, бу исә Пәйгамбәр ﷺ белән бәйле булган әйберләргә саклык һәм хөрмәт белән карарга этәрә, дип искәртеп узды. 

Дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Ольга Павлова шулай ук хис-кичерешләре белән бүлеште:

– Экспозицияне оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә, чөнки бу чыннан да безнең тарихны тере килеш күрергә мөмкинлек бирә. Бу вакыйга мөселманнар өчен генә түгел, барлык традицион конфессия вәкилләре өчен дә зур вакыйга. Чөнки безнең патриарх Кирилл шулай ук бу экспозицияне карады һәм бик зур тәэсирләр калдыруын белдерде. Россиянең көчле булуы – аның тарихында һәм аның традицион конфессияләрендә, – диде Ольга Ивановна.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге ядкәрләр Гарәп ярымутравы илләрендә төрле шәхси коллекцияләрдә сакланганнар. Дагыстанлыларның сакчыл карашын күреп, аларны саклаучылар кайберләрен Дагыстанга тапшыра. Аны киләчәктә Махачкалада төзелүче Гайсә пәйгамбәр үзәгенә кую көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана