Татарстан мөфтие Мәскәүдә Россия хаҗ-миссиясенең 20 еллыгына багышланган фәнни конференциядә катнашты

23 май 2023 ел 15:41
Татарстан мөфтие Мәскәүдә Россия хаҗ-миссиясенең 20 еллыгына багышланган фәнни конференциядә катнашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 3нче көнендә (23нче майда), Мәскәү җәмигъ мәчетендә Россия хаҗ-миссиясенең 20 еллыгына багышланган “Россия мөселманнарының хаҗы: империядән федерациягә кадәр” фәнни-гамәли конференциясе уза. Аның эшендә мөфти, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкил Ильяс Умаханов, Россия Хаҗ-миссиясе җитәкчесе Хизбулла Асуев, РФ Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ сенаторы Белан Хамчиев һ.б. катнаша. Фәнни җыенның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе бар: мөфтине Татарстандагы “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ операторы генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов һәм Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов озата бара. 

Камил хәзрәт, конференциядә катнашучыларны сәламләп, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шушы юлларын сөйләде: 

Әйдә халыкка хезмәткә,

Хезмәт эчендә йөзмәккә;

Бу юлда һәртөрле хурлыкка,

Зорлыкларга түзмәккә!

Мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр исеменнән язылган әсәрдә халыкка аяусыз дини хезмәт күрсәтергә чакыру турында әйтелә. Камил хәзрәт утырышта катнашучыларның игътибарын «йөзмәккә» сүзенең «йөз Мәккә» сүзтезмәсе язылышына тәңгәл килүенә һәм моның әсәргә өстәмә мәгънә бирүенә юнәлтте: ягъни Аллаһ юлында намуслы хезмәт итү йөз тапкыр хаҗ кылуга тиң савапка лаек. “Кешеләргә файда китерү, аларга хезмәт итү – Аллаһның зур рәхмәте", – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт һәм Россия мөселманнары өчен ел саен хаҗ оештыруда катнашучыларга җаваплы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия хаҗ-миссиясенең 20 еллыгы уңаеннан хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкил Ильяс Мөхәммәдсәлам углы Умахановка ТР мөселманнары Диния нәзарәте медален, ә Россия хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбулла Асланбәк улы Асуевка рәхмәт хатын тапшырды. 

Ильяс Мөхәммәдсәлам улы Россия хаҗиларының хаҗын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен шулай ук “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ операторы генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана