Патриарх Татарстан мөфтие исеменә кунакчыллык өчен рәхмәтен юллады

23 май 2023 ел 19:05
Патриарх Татарстан мөфтие исеменә кунакчыллык өчен рәхмәтен юллады

Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә «Россия — ислам дөньясы: Kazanforum» Халыкара икътисади форум көннәрендә күрсәткән кунакчыллык өчен рәхмәт әйтеп хат юллады. Хатта, аерым алганда, болай әйтелә: «Татарстан Республикасында булу ихлас һәм җылы хәтирәләр калдырды. Православлар һәм мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуына шаһитлек китерәм. Бу, һичшиксез, республиканың үсешенә һәм чәчәк атуына ярдәм итә».

Патриарх Форумда иң олы кунакларның берсе иде, Болгарны һәм Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре күргәзмәсен барып күрде. Казанда патриарх Кирилл һәм мөфти Камил хәзрәт очрашу үткәрделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана