Мобилизацияләнгән имам ялдан соң махсус хәрби операциягә китте

02 июнь 2023 ел 15:17
Мобилизацияләнгән имам ялдан соң махсус хәрби операциягә китте

Бүген, берникадәр вакыт ялда булганнан соң, махсус хәрби операциясе зонасына Чистай мөхтәсибәтеннән имам Илфак хәзрәт Зөлкәрнәев китте. Ул мобилизацияләнгән солдатлар рәтендә хәрби подразделениеләрнең берсендә урынбасар вазифасында хезмәт итә. Хәрби бурычларны үтәүне җиңеләйтү өчен Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды хәзрәткә һәм аның белән бергә хезмәт итүче солдатларга автомобильне ремонтлауга финанс ярдәм тапшырды. Автомобиль төрле пунктлар арасында тиз күченеп йөрү, азык-төлек һәм дарулар ташу өчен файдаланыла. Нәзарәт вәкилләре Илфак хәзрәтне юлга озатты, аңа сәламәтлек һәм исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыюны двәм итә. 6 тонналык гуманитар ярдәм ике тапкыр Луганск өлкәсенә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче бер частька илтеп тапшырылган иде. Солдатларга хәләл ризык, кием-салым, медикаментлар, шәхси гигиена әйберләре китергәннәр иде. Моннан тыш, солдатлар өчен «Нива» автомобиле сатып алынды. Ярдәм итүдә катнашу өчен акчаны 2202 2007 0125 5174 (Зиля Ириковна И.) номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана