«Зәкят» хәйрия фонды корбанлыкларга гаризаларны WhatsApp буенча кабул итә

02 июнь 2023 ел 16:55
«Зәкят» хәйрия фонды корбанлыкларга гаризаларны WhatsApp буенча кабул итә

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан гаетендә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады. Корбан итен фонд мохтаҗларга — ятимнәргә, тол хатыннарга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, гарипләргә, ялгыз өлкәннәргә илтеп тапшырачак. Шул ук вакытта гариза биргән һәркем корбанлыкның 1/3 өлешен үзе өчен калдыра ала. Чалу, эшкәртү, тураклау, һәм мохтаҗларга тарату буенча барлык оештыру мәшәкатьләрен фонд белгечләре үз өстенә ала. Моннан тыш, мөселманнарга уңайлы булсын өчен, гаризалар WhatsApp мессенджеры аша 89274730729 номерында кабул ителә. Хатта түбәндәгеләрне язарга кирәк булачак: 

1) Корбанны кем исеменнән чалырга?

2) Корбанның 1/3 өлешен үзенә алган очракта, аны кабул итүченең исем-фамилиясе 

3) Корбанлык өчен түләүнең квитанциясе

Корбанлык өчен акчаны СБ картасына күчерергә мөмкин: 4276 6200 4378 2170 (Гюзелия Галимзяновна В.)

Быел корбанлыклар 3 төрле тәкъдим ителә: 

- 13000 сум бәясеннән 1 сарык, итнең якынча авырлыгы — 20 кг

- 13500 сум бәясеннән 1 сарык, итнең якынча авырлыгы — 25 кг

- 14500 сум бәясеннән сыерның 1/7 өлеше (7 кешенең һәрберсеннән), итнең авырлыгы якынча 35 кг.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана