Диния Нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

06 июнь 2023 ел 12:07
Диния Нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2023 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.

Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 28 июнь көнне кояш Казанда 03.01 сәгатьтә, Актанышта - 02.42 сәгатьтә чыга) Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

2.30 - 03.00 – Коръән укылу;

03.00 - 03.30 – гает вәгазе укылу;

03.30 – гает намазын уку;

03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 36 мең сум.

27, 28, 29, 30 июнь, 1 июль көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (27 июньдә иртәнге намаздан башлап 1 июльдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана