Мөфти халыкны кабул итте

06 июнь 2023 ел 13:46
Мөфти халыкны кабул итте

Бүген Татарстан Диния Нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин халык белән очрашулар үткәрде. Мөселман активистлары, битараф булмаган гражданнар мөфти хәзрәт белән сөйләшү өчен алдан язылып килде һәм аңа үзләренең проектларын һәм башлангычларын тәкъдим итте. Мисал өчен, Камил хәзрәткә Казан буенча тарихи велоквест һәм «Учим татарский с Ак бүре» исемле интерактив комплексы турында сөйләделәр. Моннан тыш, кунаклар Казанда Җәмигъ мәчетен төзүгә кагылышлы фикерләрен җиткерелде. Мөфти барлык теләк-тәкъдимнәре тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды. 

Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә — сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана