"Ризван" мәчете имамы мәрхүм

02 июнь 2014 ел 09:31
"Ризван" мәчете имамы мәрхүм

31 майда 83 яшендә "Ризван" мәчете имам-хатыйбы Ризван хәзрәт Гаязов бакыйлыкка күчте. Ризван хәзрәт башкалабызда дини эшчәнлек алып баруга зур өлеш керткән хәзрәтләрнең берсе. 80нче елларда Мәрҗани мәчетендә мөәзин, имам вазыйфаларын башкара. Совет заманында күп еллар дәвамында "Беренче таулар" микрорайонында бер рәсми булмаган мөселманнар өммәтен җитәкли, шәхси йортларда җомга намазларын уздыра.  Соңыннан үзенең мәхәлләсен рәсми терки, җир ала һәм мәчет төзетә башлый. Шулай итеп, мөселманнар тырышлыгы белән 2000 елда Казанда "Ризван" мәчете ачыла. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Ризван хәзрәт Гаязовның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә сабырлыгын бирсен. Мәрхүмнең урынын җәннәт түрендә итсен. Амин. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана