24 майда Казанның Борисоглебск бистәсендә “Өмет” мәчете ачылды. Анда имам-хатыйб булып Рөстәм хәзрәт Ясәвиев эшләячәк.
Яңа мәчет ачылышы тантанасында Казан мэры Илсур Метшин гаиләсе белән, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм мәхәллә халкы катнашты. Изге китапны укудан башланган күркәм чарада Илдар хәзрәт мәчет ачу тантанасында катнашучы халыкны мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләде. Имам-хатыйб Рөстәм хәзрәткә динебез кыйммәтләрен мәхәллә халкына җиткерергә, динебез өчен хезмәт итәргә үгет-нәсихәт әйтеп, Коръән китабы һәм чапан тапшырды.
Шулай ук мәчетне салуда, ачуда зур тырышлык куйган Шакиров Мидхәт Исмәгыйл улына һәм Зарипов Илгиз Шәрифҗан улына нәзарәтнең “Рәхмәт хаты”н тапшырды.