Рөстәм Батров: “Татар шамаиле – рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше”

06 май 2015 ел 15:38

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм татар шамаиле конкурсына багышланган матбугат конференциясе уздырылды. Очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты өлкән укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсутов, “Казан Кремле” музей тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева катнашты.

Рөстәм хәзрәт Батров билгеләп узганча, мөселман халыкларының һәркайсында ислам каллиграфиясенең үзенә генә хас традицияләре, техникасы бар. “Татарлар да гомуммөселман каллиграфиясе үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткән. Беренчедән, Казанда барлык мөселман халыклары тарихында беренче тапкыр басма Коръән – “Казан басмасы” нәшер ителгән һәм шул исемдәге шрифт бөтен дөняда таралыш алган. Икенчедән, татарлар шамаил ясауның уникаль техникасын булдырган: татар шәмаилләре элек-электән пыялага язылып, ялтыравык фольга файдаланып һәм милли бизәкләр төшереп эшләнгән, – диде ул. Конкурсның төп максаты турында сөйләгәндә, ТР мөфтие урынбасары татар шамаиленең рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше булуына игътибар юнәлтте. – Әмма, ни кызганыч, әлеге сәнгать төренә юкка чыгу куркынычы яный. Ник дигәндә, бүген республиканың бер уку йортында да шамаил ясарга өйрәтмиләр. “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе татар халкының шамаилләргә бәйле традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә, аның рухи әһәмиятен, матурлыгын, үзенчәлеген күрсәтүгә юнәлтелә”.

Рөстәм Батров искәртеп узганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәте шамаилләр конкурсын февраль башында игълан итте һәм эшләрне кабул итү инде тәмамланды. Бәйгегә Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикалары, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург, Перьм, Екатеринбург шәһәрләреннән, шулай ук Казакъстан һәм Австралиядән – барлыгы 125 катнашучыдан “Традицион татар шамаиле”, “Һәвәскәр каллиграфия”, “Балалар иҗаты”, “Гаилә ядкаре” номинацияләре буенча 300дән артык хезмәт килгән. Аларның 160ы шорт-биткә эләккән. Жюри сайлап алган әлеге шамаилләр 21 майдан 21 июльгә кадәр Ислам мәдәнияте музеенда оештырылачак күргәзмәгә урнаштырыла.

Шорт-биткә эләккән эшләрнең нибары 3се генә финалга узачак. Төп җиңүче исә Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көне – 21 майдан соң tatar-sunduk.ru сайтында (әлегә сайт эшләнү стадиясендә) оештырылачак тавыш бирү ярдәмендә билгеләнә. Бүләкләү тантанасы Болгар җыены алдыннан, төгәлрәге, 12 июньдә булыр дип көтелә.

Рөстәм Шәмсутов сүзләренә караганда, татарларда шамаил терминын басмага беренче булып татар халкының күренекле галиме, язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри кертеп җибәрә. Беренче татар шамаилләре исә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башына карый. Тикшеренүчеләр татар шамаиле техникасы Төркиядән килгән дип саный. “Шамаилнең нигезен каллиграфия тәшкил итә. Бүген гарәпчә укый белүчеләр аз. Шуңа бүген шамаил татар язуы тарихы, рухи ныклык символына әверелеп бара”, – дип сөйләде Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мөгаллиме. Аның сүзләренчә, узган гасырның 70нче елларында татар шамаилен үстерүгә күренекле татар рәссамы Бакый Урманче да зур өлеш керткән.

Нурия Гәрәева билгеләп узганча, конкурска килгән эшләрне сайлаганда зәвык, пөхтәлек белән башкарылган, төсләр байлыгы белән аерылып торган шамаилләргә игътибар бирелгән. “Аларның күпчелегенең каллиграфик нигезен “Аятел Көрси”, “Фатиха” сүрәләре, хәдисләр тәшкил итә”, – дип сөйләде ул. Шул ук вакытта Нурия ханым хезмәтләрнең төрле техникада башкарылуына игътибар юнәлтте. “Гаилә ядкаре” номинациясе буенча кабул ителгән шамаилләр борынгылыгы, сюжет байлыгы белән сокландырган. “Аларда Шәһри Болгар, авыл мәчетләре, Мәккә, Мәдинә шәһәрләре күренешләре сурәтләнә”, – диде Ислам мәдәнияте музее директоры.

Рөстәм Батров сүзләренә караганда, акция кысаларында гаилә шамаилләрен саклаучыларга шамаилләрдәге язуларның мәгънәсен аңлату да күздә тотыла.

Моннан тыш, 12 май һәм 1 июнь көннәрендә Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда татар шамаилен ясау буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Анда теләгән һәркем пыялага фольга һәм татар бизәкләре белән классик татар шамаилләре ясау серләренә төшенә алачак.

"Татар-информ"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана