«ИТ-парк»та бүген көн дәвамында диярлек Татарстанда беренче мәртәбә “Җиңүнең 70 тавышы” дип аталган онлайн-марафон уздырыла. Татарстанда яшәүче 70 кеше – төрле һөнәр ияләре, дин, милләт әһелләре чират буйлап Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләр, фронт хатларын укыйлар.
Әлеге чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та катнаша. Ул герой шагыйрь Муса Җәлилнең “Ирек” шигырен укыячак.
Тарихка күз салсак, хәзерге технопарк урнашкан бина сугыш чорында хәрби комиссариат була. Биредән 564 мең 414 татарстанлы сугышка киткән. Чыгышларны «Татар-информ», «ИТ-парк» сайтларыннан тыҗларга мөмкин.