Бүген Казан югары хәрби команда училищесында Җиңү көненә багышланган “Ачык ишекләр көне” уздырылды. Тантаналы чарага хәрби вузны төрле елларда тәмамлаучылар, курсантлар, укытучылар, ветераннар җыелды.
Чарада шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та катнашты һәм мөфти исеменнән сәламләде. Хәрбиләрне һәм курсантларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, илебезгә тынычлык теләде.
Чарада катнашучылар уку йортының Ватаныбызны саклаудагы өлеше хакында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы вакытында 41 училищены тәмамлаучы Советлар Союзы Герое исемен алган, ә шуннан соңгы елларда 11 тәмамлаучы Россия Герое булды.