7 май көнне Лениногорск шәһәре “Ихлас” мәчетендә имамнар җыелышы узды. Әлеге мәҗлестә Лениногрск районы имамнары һәм Лениногорск шәһәре “Ихлас” мәчете мөгаллимнәре катнашты. Көн тәртибендә 2014-2015 уку елына йомгак ясау, яңа туган фикерләр белән алышу, авыл мәчетләрендә чыгып тора тырган кыенлыклар хакында сөйләшү булды. Хәзрәтләр үз фикерләрен тәкъдим иттеләр. Утырыш ахырында өлкән буыннарны җиңү көне белән тәбрикләп “Ихлас” мәчете исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Районыбызның Юлтимер авылынды сугышта катнашып исән-сау әйләнеп кайтучы ике ветераныбыз да яшәп килә. Аларның берсе – Мирза абый 91 яшендә әлегә хәтле имам да булып тора. Аллаһ Тәгалә аның илебез һәм динебез өчен куйган хезмәтләрен кабул итсә иде.
Имамнар һәм “Ихлас” мәчетнә йөрүче өлкәннәр өчен җиңү бәйрәме хөрмәтенә табын әзерләнде. Лениногорск шәһәрендә һәм районында динне торгызырга хезмәт кертүче өлкән буын Бөек ватан сугышының җиңү белән тәмамлануына 70 ел тулуын әнә шулай каршылады.