2 майда “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе, мөхтәрәм дин әһеле һәм мөгаллим, Казанның Ал мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин бер төркем хәзрәтләргә, җәмәгать эшлеклеләренә яңа җыентык тәкъдим итте. “Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнарындагы мәчетләр турында белешмәлек”нең яңа тулыландырылган басмасы дөнья күрде. Бу басмаган совет чорында дин кыйммәтләрен җиткергән казан имамнарының шәҗәрәләре, фотолары да урын алган. Яңа татар бистәсе зираты картасы һәм анда җирләнгән дин әһелләре, татар зыялылары хакындагы мәгълүмат та бар.
Белешмәлеккә ике райондагы 29 мәчет һәм 4 дини уку йорты турында мәгълүмат тупланган.