6 майда Ютазы мөхтәсибәте имамнары җыелышы үткәрелде. Сөйләшү имам-мөхтәсиб, казый Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә узды.
Авыл имамнары рамазан аен уздыру һәм шуңа әзерлек чаралары хакында сөйләштеләр. Шулай ук мәчетләрдә алып барылган тәрбия эшләре, уку-укыту эшләре, ТР МДНнең Голәмәләр шурасы тәкъдим итмәгән китаплар хакында фикерләштеләр. 9 май бәйрәмендә катнашу, Болгар җыенына баруга кагылышлы сораулар күтәрелде.