7 майда Югары Ослан районының үзәк мәчетендә авыл имамнары җыелышы үткәрелде. Биредә узган уку елына йомгак ясалды, ТР МДНнең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланмаган китаплар тикшерелде һәм авыл мәчетләрендә булган кыенлыклар хакында да фикер алышу булды. Өлкән буын вәкилләренә Җиңү көне уңаеннан район мөхтәсибәте исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Югары Ослан районында Бөек Ватан сугышында катнашучы куп еллар Мулланур Вахит авылы имамы булып эшләгән Хәбибрахман абыйга һәм сугыш ветераны Зайдуллин Хатыйп абыйга электрон Коръән бүләк ителде. Җыелыш хәләл “Нур” кафесында оештырылган бәйрәм табыны белән тәмамланды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.