Бу көннәрдә Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов картлар һәм инвалидлар йортында булды. Хәзрәт биредә гомер кичерүче өлкән буын вәкилләренә вәгазь сөйләде һәм аларның күптөрле сорауларына җавап бирде.
***
3 майда Мөслим зиаратында район мөхтәсибәте инициативасы белән зур өмә оештырылды. Чарада меңнән артык кеше катнашты.
***
Мөслим районы Каенсаз авылында яңа мәчет төзелә.