Тынычлык мәчетенә ветераннар җыелды

08 май 2015 ел 15:23

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Тынычлык мәчетендә сугыш һәм тыл ветераннарын зурлау чарасында катнашты.

Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырылган чарага мәчет мәхәлләсендә яшәүче өлкән буен вәкилләре җыелды. Коръән укудан башланган очрашуда мөфти бәйрәм белән котлады. “Раббыбыз сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, ныклык бирсен! Беркайчан да башка сез кичергән сугыш газаплары кабатланмасын һәм күгебез һәрчак аяз булса иде! Аллаһ Тәгалә бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Туган җирләребездә тынычлык саклап, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын”, - дип теләде мөфти хәзрәтләре.

Очрашу ахырында “Тынычлык” мәчете мәхәлләсе исеменнән өлкәнннәргә бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана