Голәмәләр шурасы утырышы уздырылды

08 май 2015 ел 20:19

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан "Тынычлык" мәчетендә мөфти хәзрәтләре катнашында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышны Голәмәләр шурасының баш сәркатибе Рөстәм Нургалеев алып барды.

Шура әгъзалары мәчеткә керү, анда булу тәртипләрен эшләү, рамазан аен уздыру, фитыр һәм фидия сәдакаләре күләме хакында сөйләштеләр. 

Моннан тыш Голәмәләр шурасының сайтын эшләтеп җибәрү хакында фикер алыштылар. darulifta.tatar сайты озакламый интернет кырында барлыкка киләчәк. Әлеге сайтны ТР МДН әзерли. Аның аша Голәмәләр шурасына һәркем үзен кызыксындырган, борчыган дини мәсьәләләр буенча сорауларын бирә алачак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана