Татарстан мөфтияте Бәек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, социаль ролик эшләде. Әлеге ролик герое - сугыш ветераны, Казанның "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан. Роликта 1945 елда Мәрҗани мәчетенә бәйрәм намазына җыелган мөселманнарга багышланган тарихи кадрлар файдаланылды.
Шуны билгеләп үтәсе килә, ТР МДН тарафыннан үзенчәлекле иҗтимагый роликлар икенче елы эшләп килә. Хәзерге вакытка шундый - изгелеккә, мәрхәмәтле булырга чакырган, ислам кыйммәтләрен дәгъватлаган 13 ролик интернет, тв-радио аша таратылды. Озакламый "Минем гаиләмнең шамаиле" акциясенә багышланган роликлар дөнья күрәчәк.
Роликлар белән биредә танышырга мөмкин: ЛУЧШИЙ-МИР.РФ