13 майда Азнакай шәһәренең Боз сараенда мөселман яшьләре арасында Азнакай мөхтәсибәте кубогына өстәл теннисы буенча турнир үтте. Бирегә Бөгелмә, Ленингорск, Азнакай һәм Сарман мөхтәсибәтләреннән иң көчле 16 спортчы җыелды.
Турнир Коръән уку белән башланып китте һәм килгән кунакларның сәләмләү сүзләре белән дәвам итте. Спортчылар каршында Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм Азнакай имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Тәлибуллин чыгыш ясады.
Бәйгедә спортчылар яхшы әзерлек күрсәтте һәм җанатарларга күп кенә мавыктыргыч мизгелләр бүләк итте. Турнирның нәтиҗәләре:
1 урын – Ислам Нурисламов (Бөгелмә);
2 урын – Ринат Ганиев (Бөгелмә);
3 урын – Илдус Хисамов (Бөгелмә).
Командалар арасында 1 урынны Лениногорск мөхтәсибәте вәкилләре яулады, 2 урында Азнакай спортчылар, 3 урынга сарманлылар лаеклы дип табылды.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.