«ДУМ РТ ХАДЖ»ның “ЭКОНОМ” программасының бәясе төште

14 май 2015 ел 10:26

"ДУМ РТ ХАДЖ"  яңа акция игълан итте. Хаҗ операторының “ЭКОНОМ” программасының бәясе 1 июньгә кадәр бары  3200$ тәшкил итә.

«ДУМ РТ ХАДЖ»ның “ЭКОНОМ” программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1. хаҗ гамәлләрен хәнәфи мәзһәбе буенча башкару;

2. укулар оештыру;

3. Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетеннән өч километрга кадәр аралыкта яшәүне тәэмин итү;

4. сәфәрнең дәвамлылыгы 20-25 көн;

5. Мәдинә шәһәрендә 2 көннән күбрәк яшәү;

6. медицина иминияте; беренче медицина ярдәме һәрвакыт хаҗилар белән янәшә;

7. кунакханәнең бер бүлмәсендә кешеләрнең саны – 4-10;

8. Мәдинә һәм Мәккә кунакханәләрендә көненә ике тапкыр туклану;

9. Мина һәм Гарәфә үзәнлекләрендә туклану;

10. кунакханәдә Согуд Гарәбстаны Корольлеге Хаҗ министрлыгы стандартларына туры килгән санузел;

11. һәр төркемдә җитәкче;

12. Согуд Гарәбстаны Корольлегендә транспорт чаралары белән тулысынча тәэмин ителеш;

 13. Мәккә шәһәрендәге кунакханәдә чәй, кәһвә тәүлек дәвамында;

14. 5 литр зәмзәм суы;

15. Хаҗи комплекты: әдәбият, зур һәм кечкенә сумка, иссез сабын;

16. корбан чалу;

17. ир-атлар өчен ихрам киеме;

18. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең җирле SIM-карталары;

19. Истәлек бүләкләре: DVD-диск һәм фото-видеоматериаллар.

“ДУМ РТ Хадж” белән түбәндәге телефон аша элемтәгә керергә һәм программалар хакында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин: +7 (843) 524-92-10.

Адресы: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана