Илдар хәзрәт Баязитов наркотикларга каршы II корылтайда катнашты

14 май 2015 ел 14:49

12 майда Мәскәүдә наркотик матдәләрне профилактикалау өлкәсендә эшләүче оешмаларның наркотикаларга каршы II корылтай үткәрелде. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән хакимият һәм социаль яклау өлкәсе вәкилләре, фән һәм тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре катнашты. Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов шулай ук әлеге чарада катнашты.

Съезд кысаларында Илдар хәзрәт Наркотикаларга каршы Милли берлек  идарәсе рәисе Никита Лушников белән очрашты. Алар Татарстанда наркоманнарны тернәкләндерү үзәге оештыру мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Чара барышында делегатлар Россиядә 2020 елга кадәр каралган наркотикаларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе турында сөйләште. Катнашучылар аның хокукый базасын камилләштерергә кирәк дигән фикер белдерде. Шулай ук съезд барышында Наркотикаларга каршы Милли берлек  каршында наркотик кулланучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче үзәк оештыру һәм ММЧда, телевидениядә һәм кинода наркомания мәсьәләсен яктыртуның этик яклары каралды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана