Бүген Россия ислам институтында «Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип аталган фәнни-гамәли конференция башланды. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештырды.
Конференцияне РИИ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин ачып җибәрде. “Без әлеге конференцияне беренче ел гына оештырмыйбыз. Быел катнашучылар саны да, темалар да шактый артты. Бүген биредә без соңгы вакытта аеруча тыгыз хезмәттәшлек иткән Казан рухи семинариясе студентлары да бар. Күпконфессияле җәмгыятьтә нәкъ яшьләребез бер-берсенең кызыксынуларын, яшәү кагыйдәләрен истә тотып үзара дустанә мөнәсәбәт төзи белергә тиеш. Бу конференция һәркайсыгызга яңа белем тупларга һәм конфессияара мөнәсәбтләрнең үсеш юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк”, - дип белдерде ректор.
Ачылыш тантанасы чарага чакырылган башка кунакларның сәләмләү сүзләре белән дәвам итте. Шуннан соң шәкертләр түбәндәге юнәлешләрдә сөйләшүләрен дәвам итте:
1.Россиядә радикальләшүгә каршы ысул буларак сыйфатлы теологик белем бирү.
2. Мультиконфессиональ даирәдә мәдәният һәм тел.
3. Совет чорыннан соң дин үсеше.
4. Дингә таянган икътисад һәм бизнес.