Бүген Ингушетиянең Магас шәһәрендә Ингушетия башлыгы Юныс бәк Евкуров катнашында “Диндәге уртачалык - тынычлыкка,күршеләр белән дуслыкка һәм алгарышка юлтүче юл” дип исемләнгән халыкара дини тәгълимат конференциясе ачылды. Аның эшчәнлегендә ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша. Конференциягә шулай ук Али әль-Карадаги җитәкләгән Бөтендөнья мөселман галимнәр берлеге әгъзалары, Россиядәге төрле конфессия вәкилләре, гарәп илләре илчеләре, Россия Президенты администрациясе вәкилләре чакырулы.
Конференция барышында катнашучылар ислам галимнәре арасында хөкем сөргән фикер каршлыгы,төрле мәзһәбләрдә йолаларны үтәүдә аермалар, суфыйларның исламның таралышындагы роле кебек бик күп мәсьәләләр буенча фикер алыша.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәләмләү сүзләрендә "Ингушетия - тынычлык урыны" фәтвәсен кабул итү бу төбәк өчен зур әһәмияткә ия булуы хакында белдерде. Мөфти фикеренчә, хәзер дөрес һәм белемле белгеч тарафыннан чыгарылган фәтвәләрнең булуы бик мөһим һәм элек-электән мөселман галимнәре фәтвә чыгаруга зур җаваплылык белән караган.
Чыгышы ахырында Камил хәзрәт Россиядә күренекле дин белгечләрен туплаган фәтвәләр чыгару буенча бердәм мәйданчык оештыру инициативасы белән чыкты.
17 майга кадәр дәвам итүче конференция барышында исламда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек мәсьәләләрен аңлауга кагылышлы Декларация кабул итү көтелә.Кунакларга Россия мөселманнарының Социаль Доктрина проекты да тәкъдир ителәчәкләр.