14 майда “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендәге 13 кешелек делегация мәркәзебез Казанга сәфәр кылды. Тәҗрибә уртаклашу нияте белән оештырылган экскурсия шәһәрнең “Ярдэм” мәчетендә башланып китте. Фәнис хәзрәт Мингәрәев буалыларны мәчетнең тарихы белән таныштырды, биредә күзләре күрмәүчеләр өчен оештырылган тернәкләндерү үзәгендә алып барылган эшчәнлек, уку-укыту методикасы турында сөйләде. Өйлә намазын Буа кунаклары Кол Шәриф мәчетендә укыды, ислам музеен карады. Соңыннын алар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашып, ачык дәрестә катнаштылар.
Буа мөселманнары Казанга сәфәр кылды
15 май 2015 ел 10:31

Соңгы яңалыклар

Бөгелмә мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне "1 көндә намазга өйрәнү дәресе"нә чакыра
24 февраль 2021 ел 16:26

Әгерҗе һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар узды
24 февраль 2021 ел 10:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы