Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия төбәкләре дини лидерлары белән очрашты

15 май 2015 ел 13:55

Ингушетиянең Магас шәһәрендә үтүче “Диндәге уртачалык - тынычлыкка, күршеләр белән дуслыкка һәм алгарышка юлтүче юл” дип аталган халыкара конференция кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия төбәкләреләренең кайбер мөселман дине лидерлары белән очрашу үткәрде. Аерым алганда, Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд хаҗи Абдулаев белән очрашып, дини белем бирү мәсьәләләре турында сөйләште.

“Җирдәге тынычлыкны мәгарифне үстереп һәм традицион  диннәргә таянып эш иткәндә сакларга мөмкин. Шәкертләребез нәкъ үзебезнең илдә сыйфатлы дини белем алсын өчен тырышырга кирәк”, - дип белдерде Татарстан мөфтие.

Әхмәд хаҗи Абдулаев, үз чиратында, Дагыстан мөфтиятенең якын арадагы планнары белән уртаклашты. Ике яклы очрашу барышында алар фәтвә кабул итү һәм төбәкләрдә дини китаплар чыгару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Монардан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин Кавказ мөселманнары лидеры шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазәдә һәм Ингушетия мөфтие Исса Хамхоев белән дә очрашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана