Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

18 май 2015 ел 09:15

Бөек Җиңүнен 70 еллыгы уңаеннан Бөгелмә мөтәсибәте “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең кадерен бел!” исеме астында күркәм кичә оештырды.

Чарага килгән сугыш ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен  һәм мәхәллә халкын иң башта район мөхтәсибе урынбасары Рамиль хәзрәт Хөснетдинов сәләмләде. Рамиль хәзрәт ветераннарыбызга, барлык сугыш чоры балаларына тиешле мөгалләмә күрсәтү кирәклеге турында искәртте һәм сугыш кырында һәлак булучыларны догаларыбызда һәрдаим искә төшереп тору әһәмиятен аңлатты. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сөмбел Сәгыйтова шулай ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Очрашу сугыш хәтирәләрен барлау белән дәвам итте. Гыйбрәтле язмышлар, кызыклы фактлар һәм ялкынлы чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Соңыннан  Коръән укылды һәм катнашучылар Аллаһ Тәгаләгә бүгенге тыныч, имин тормыш өчен рәхмәтләр әйтте, мәрхүм булганнарның рухларына багышлап дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана