Апанай мәчетендә уку елына йомгак ясадылар

18 май 2015 ел 11:24

Кичә Апанай мәчетендә уку елы тәмамлану уңаеннан зур мәҗлес булып узды. Чарага ел буе мәчеттә дини белемнәрен күтәргән балалар, аларның әти-әниләре җыелган иде. ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, имам-хатыйб Әхмәд хәзрәт Сабиров һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин шулай ук әлеге чарада катнашты.

Йомгаклау конкурсында балалар ислам нигезләре, намаз һәм догалар уку буенча белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан һәркайсысы китаплар һәм исламга багышланган аудиодисклар белән бүләкләнде. Чара бәйрәм өстәле артында тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана