Азнакай районы Чалпы авылында һәм Зәңгәр мәчеттә шәкертләр сабантуе узды

18 май 2015 ел 12:59

Азнакай шәһәренең барлык мәчет-мәдрәсәләрендә чыгарылыш кичәләре уздырылды. Аларны иң зурлап Чалпы авылында һәм Азнакайның Зәнгәр мәчетендә балалар сабантуйлары белән үткәрделәр. Бу чараларда балалар үзләренең ел буе алган гыйлемнәрен күрсәтеп, Коръән сүрәләре укыды, театральләштергән тамашалар куйды, соңыннан бергәләп күңел ачты. Чалпы авылы шәкертләре сугыш ветераннарын олыладылар, вафат булган әби-бабалары өчен дога кылдылар.

Шәкертләрнең мөгаллимәсе Гөлшат Шайхулова сүзләренчә, балалар мәчеткә бик теләп йөриләр, бер-берсен уздырырга тырышып укыйлар. “Әти-әниләр дә дин гыйлеменә битараф булмасыннар иде, балалар белән бергәләп укырга килсеннәр иде, чөнки дини белемнәр кешене чын-чынлап бәхетле итә”,-  диде безгә Гөлшат ханым.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана