Санкт-Петербургта Бигиевның рухи мирасына багышланган конференция уза

19 май 2015 ел 12:50

17-20 май көннәрендә Петербургта “Бигиев укулары” дип исемләнгән II халыкара фәнни-белем бирү конференциясе уздырыла. Быелгы чара “XXI гасырда мөселман фикере: традицияләр һәм яңарыш бердәмлеге” дип атала. Бигиев мирасын өйрәнүгә багышланган конференциядә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнаша.

Бигиев дини һәм дөньяви белем алган олуг шәхес. Ул Ростов-Донда реаль училищене тәмамлап, Бахчисарай, Казан, Бухара мәдрәсәләрендә, Каһирәдәге борыңгы «Әль - Әзхар» университетында укый. Үзенең дини хезмәтләрен 1906 елдан башлап нәшер итә.  Мөселман хокукы, гарәп теле һәм әдәбияте буенча лекцияләр укый. Үзенең язмалары астына төрекчә Муса Җарулла дип кул куя. Бигиев Коръәнне татарчага тәрҗемә итү өстендә эшли.

Үз кулы белән төзелгән исемлеккә Бигиев 120 дини хезмәтләр һәм мәкаләләр кертә. Алар арасында: «Белемдә көч», «Гарәп әдәбияты һәм мөселман гыйлеме», «Коръән һәм изге Язмаларның тарихы», «Өстән генә кешеләрнең ышанулары», «Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр», «Озын көннәрдә ураза», Коръәннең татарчага тәрҗемәсе, «Коръән басылмаларына график төзәтмәләр», «Мөселман канунчылыгы», «Әль-Лузумийат» («Мәҗбүр булмаганның мәҗбүрилеге») авторы филосов имам Абу-л-Алаал-Марринең биографиясе», «Бөек темаларга вак уйланулар», «Фикерләр: Риза-эд-дин б. Фәхр эд-диннең «Дини һәм социаль сораулар» китабына тәнкыйть», «Коръәннең изге аятләрен гаҗәеп яктыртуда Йаджудж», «Шиит фикерләренә тәнкыйть», «Пыйгамбәрнең яшәү көннәре», «Коръәндә морфология», «Ислам чорына чаклы халыкның яшәеше», «Ислам гыйльми университетының программасы», «Исламда Конституция»,»Исламда үсеш һәм банклар» һәм башкалар бар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана