Нурлат мөхтәсибәтендә район имамнарының исәп-хисап ясау һәм сайлау җыелышы үткәрелде. Авыл дин әһелләре җыелышында мөфти хәзрәтләре дә катнашты.
Җыелыш Изге Коръән сүзләре белән башланып китте. Утырышны мөфти урынбасары рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.
Имамнар район имам-мөхтәсибен, мөхтәсибәт әгъзаларын, ревизия комиссиясен сайладылар.
Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов җирлектәге дини вәзгыять белән таныштырып чыгыш ясады. Ул мәчетләрдә алып барылган ремонт эшләре, якын киләчәккә планнар турында сөйләде. Бүгенге көндә Нурлатта 40 мәчет эшләп килә, тагын ике иман йорты төзелә.
«Мөхтәсибәттә социаль эшләрне киң җәелдерү мөһим. Моннан тыш мөхтәсибәт алдында зур җитди эш тора - яңа мәдрәсәне төзеп бетерергә һәм аны рухи үзәккә әйләндерергә кирәк”, - диде мөхтәсиб.
Җыелыш ахырында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин әһелләренә мөфтият исеменнән рәхмәтен белдерде. Алга таба да дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.