Күркәм чаралар мөселманнарны берләштерә

26 май 2015 ел 14:49

Күркәм традициягә әверелгән “Болгар җыены” һәм “Республика ифтары” быел да меңләгән дин кардәшләребез, милләттәшләребез, төрле-төрле илләрдән ерак араларны якын итеп килгән кунаклар катнашында узар дип көтелә. Быел Болгар җыены 14 июньдә, республикакүләм ифтар исә 26 июньдә үткәреләчәк.

Республикабызда яшәүче барча мөселманнар өчен бу олуг чаралар рухи мирасыбызны, дини кыйммәтләрне барлау, үзара матур мөгалләмәләр кору, фикер алышу һәм ярдәмләшү булып тора.

Әлеге чараларны оештыру мәшәкатьләрендә үк  мөселманнарның бердәмлеге-бергәлеге күренә. Ифтарда  ятим, авыру балаларның да, өлкән яшьтәге әби-бабайларның да катнашуы һәм аларга күрсәтелгән хөрмәт динебез кушканнарны үтәүгә, мәрхәмәтлелек күрсәтүгә бер үрнәк буларак кабул ителә.  

Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова  җыенда һәм ифтарда яшьләрнең дә актив катнашуын билгеләп узды. “Ел саен яшь мөселманнар бу чараларны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертеп киләләр. Җыен да, ифтар да матур һәм мәгънәле узсын өчен зур тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә яшьләребезнең ярдәмче буларак катнашуы безгә бик тә мөһим. Без бүгенге көндә волонтерлар исемлеген туплыйбыз. Шуны да әйтәсе килә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан волонтерларга  футболкалар, истәлек бүләкләре дә тапшырылыр дип көтелә”, - диде Айгөл Биктимирова.

Волонтерларның яше чикләнмәгән.  

Ярдәм итешергә теләгәннәр түбәндәге телефоннарга шалтыратып элемтәгә керә ала:  +79270333142 (Айгөл), +79274533000 (Тимур). Интернетта волонтерлар сәхифәсе биредә: 

https://vk.com/club93510129

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана