20 майда «Islamica» лекториясе кысаларында баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясый. Хәзрәт «Ислам әхлагы һәм бүгенге җәмгыять кыймәтләре» темасына сөйләячәк. Лекция сәгать 16.00дә башлана.
Үткәрү урыны: Казан, Пушкин урамы, 1; 2нче кат.
Атна саен үткәрелелүче лекториянең максаты – киң җәмәгатьчелекне танылган ислам әһелләре белән таныштырудан гыйбарәт. Алар арасында динне өйрәнүче фәнни хезмәткәрләр дә, дини эшчәнлек алып баручылар да бар.
Лекторлар белән очрашу КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институтының яңа ачылган исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә уздырыла.