19 май көнне Буа районы Яңа Тинчәле авылында остабикәләрнең укулары тәмамлану уңаеннан күркәм чара узды. Анда икенче мәхәллә имамы Әдип хәзрәт Габбазов, Яңа Тинчәле авылында туып үскән Буа районы “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов һәм авыл халкы катнашты.
Мәҗлес Көръәни-Кәрим аятләре белән башланып китте һәм чакырылган кунакларның чыгышлары белән дәвам итте. Әдип хәзрәт кыскача авыл мәчете тарихы белән таныштырды, абыстайларга зур уңышлар теләп, алган гыйлемнәре белән гамәл кылырга өндәде. Ел буе абыстайларга дини белем биргән Пакизә Шакирҗан кызына шәкертләре рәхмәт сүзләре җиткерде. Күркәм чара Пакизә абыстай тырышлыгы белән әзерләнгән мул табын артында дәвам итте, әрвахларга дога кылынды.