Минем гаиләмнең шамаиле: үткәннәрдән - бүгенгегә

20 май 2015 ел 11:59

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

“Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей- тыюлыгы

“Татар сәнгате һәм мәдәнияте” иҗтимагый оешмасы

ПРЕСС-РЕЛИЗ

“Минем гаиләмнең шамаиле: үткәннәрдән - бүгенгегә”

Беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы күргәзмәсе

2015 ел, 21 май,  15.00

21 майда - Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көндә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда һәм Татар шамаиле галереясендә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы кысаларында күргәзмә ачыла.

Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Австралиядән  барлыгы 300 эш кабул ителде. Күргәзмәдә шорт-биткә кергән 90 эш тәкъдим ителә.

Ислам мәдәнияте музеенда Татарстан районнарыннан, Казан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Чувашиядән җыелган 40 борынгы шамаил урын алды. Беренче мәртәбә бирегә куелган татар шамаилләре Казан һәм республика музейларында сакланучы шамаилләрне сан һәм сыйфат ягыннан узып китә.

Берничә шамаил XIX гасырга карый. Күбесен XX гасырда, совет заманында татар осталары ясаган.

Шамаил ясау сәнгатенең бүгенгесен һәм киләчәген хәзерге заман рәссамнәре һәм каллиграфлары ясаган 50 шамаил күрсәтә. Әлеге эшләр конкурсның сайлап алу турын уздылар һәм алар финалистларны ачыклаганчы конкурста катнашалар.

Бүгенге заман шамаилләре традицион – пыяла кургаш белән дә ясалган, шулай ук рәсем сәнгатенең башка техникалары да кулланылган.

 Күргәзмә конкурска килгән иң күркәм эшләр белән таныштыру максатыннан оештырыла. Шулай ук ТР МДН һәм “Казан Кремле” сайтлары аша аларга тавыш биреп булачак. Җиңүчеләр 12 июнь көнне Кол Шәрифтә игълан ителәчәк.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

Үткәрү урыны: Казан, Кремль, Кол Шәриф мәчете,

Ислам мәдәнияте музее, Татар шамаиле галереясе.

Күргәзмә көн саен эшли.

Тел.: (843) 5678125, 5678152; 8(903)342-69-26

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана