Бүген Кол Шәриф мәчетенә Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе президенты, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Борода Александр Моисеевич килде. Кунакны мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев каршы алды. Очрашуда ассоциациянең Казан бүлеге җитәкчесе Радик Габдрахманов, ТР МДНнең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм хәзрәт Батров кунакны Кол Шәриф мәчете, татарларның дини тарихы һәм нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды.
Очрашу барышында сүз төрле дин вәкилләре белән элемтәләр кору хакында барды, Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе белән хезмәттәшлек итү юллары барланды.