Мөхтәрәм татарстанлылар!
21 майда республикабызда истәлекле дата – Идел буе Болгар дәүләтенең Исламны рәсми кабул итү көне бәйрәм ителә. 922 елны бабаларыбыз Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тарихи адым ясый һәм без гасырлар дәвамында динебезгә тугры калып, борынгы бабаларыбыз традицияләрен зурлауны, саклауны дәвам итәбез. Ислам динен рәсми кабул итү көне ул, мөселманнарның Россиядә җирле халык булуына да бер дәлил. Күп гасырлар дәвамында илебездә мөселманнар өммәте динебезгә таянып эш йөртә, тормышларын алып бара.
Ислам безне гаделлеккә,зирәклеккә, изгелек кылырга, мәрхәмәтле һәм югары әхлаклы булырга өйрәтә. Шуның өчен динебез Россия халыклары арасында киң таралыш ала. Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, телебез Ислам белән үрелгән.
Татар халкы һәрвакыт үзенең гыйлемле, мәгарифле булуы белән дан тоткан. Безнең дин галимнәре язган китаплар бөтендөнья мөселман өммәте мирасының бер өлеше. Халкыбыз күп еллар дәвамында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең уникаль тәҗрибәсен туплаган. Без бу тәҗрибәне киләсе буыннарга да тапшырырга бурычлы.
Дин - бар буын кешеләре өчен дә Аллаһы Тәгаләнең нәсыйхәте, нигъмәте. Барчабызга да Раббыбызның иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин