Рухи кыйммәтләрне дәгъватлаучы социаль роликлар презентациясе уздырыла

21 май 2015 ел 11:15

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

“Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей- тыюлыгы

ПРЕСС-РЕЛИЗ

“Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында әзерләнгән видеороликлар презентациясе

2015 ел, 22 май,  10.00

Үткәрү урыны: Казан, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее

ТР МДН тарафыннан икенче ел үзенчәлекле иҗтимагый роликлар эзерләнә һәм киң җәмәгатьчелеккә таратылып килә. Изгелеккә, мәрхәмәтле булырга чакырган, ислам кыйммәтләрен дәгъватлаган, татар халкының традицион рухи мирасын күрсәткән әлеге роликлар  бүгенге заман җәмгыятьтә үзара җылы элемтәләр  коруның яңа бер алымы булып тора. Әлегә Россия мөфтиятләре арасында социаль роликлар эшләү белән бары тик ТР МДН генә шөгыльләнә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә тәгаенләп,   Кол Шәриф мәчетенең 10 еллыгына багышланган "Минем гаиләмнең шамаиле" республика акциясе кысаларында  рухи кыйммәтләребезне күрсәтүче яңа роликлар әзерләде. Әлеге роликлар татар һәм рус телләрендә, татар шамаилләренә һәм шәҗәрә ясауга багышланган.

Яңа социаль роликларның  презентациясе Кол Шәриф мәчетендә үткәрелә. Чарада видероликларны ясауга өлеш керткән иҗат төркеме белән дә очрашырга мөмкин булачак.

Үткәрү вакыты: 22 май, сәгать 10.00 дә.

Рәхим итегез!

Элемтәләр өчен телефон:

ТР МДН матбугат хезмәте: (843) 264-60-38

Ислам мәдәнияте музее: (843) 5678125, 5678152; 8(903)342-69-26

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана