Бүген Троицкида Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Добровский мөселман дин әһелләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең баш мөфтие, шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башкалар катнашты.
Чарада сүз җирле хакимият белән дини оешмалар арасында хезмәттәшлек итү турында барды. Аерым алганда, төбәктә мөселман мәгарифен үстерү, яшьләр арасында рухи кыйммәтләрне популярлаштыру һәм радикал агымнарга каршы көрәшү алымнары хакында сөйләштеләр. Шулай ук 2017 елда Троицкида мәдрәсә ачу турында сүз булды.
МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ "ЗӘЙНУЛЛА РӘСҮЛЕВ УКУЛАРЫ"НДА КАТНАША