Бүген, 21 майда, Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көндә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда һәм Татар шамаиле галереясендә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы кысаларында күргәзмә ачылды.
Күргәзмәдә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфтинең урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева, танылган каллиграфлар Рөстәм Шәмсутов, Нәҗип Нәккаш, җәмәгать эшлеклеләре, борынгы шамаилләрнең хуҗалары һәм башкалар катнашты.
Корьән укудан башланып киткән чара татар шамаилләренең рухи кыйммәте, тарихы хакында ясалган чыгышлар белән дәвам итте.
“Бүгенге күргәзмәдә 90 шамаилне күререгә мөмкин. Аларның бер өлеше Ислам мәдәнияте музеенда, икенче өлеше Татар шамаилләре галлересендә урын алды. Ягъни биредә үткәнебез һәм бүгенге көн очраша. Безгә мирас булып килеп ирешкән, татар гаиләләрендә сакланган ядкарьләр безнең өчен бик тә кадерле. Шулай ук бүгенге рәссамнарның, каллиграфларның эшләре зур соклану хисләрен уята. Бүген күргәзмәдән соң “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы жюриеның чираттагы утырышы була. Финалистлар шул җыелышта ачыкланачак”, - диде Рөстәм хәзрәт Батыр үз чыгышында.
Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Австралиядән барлыгы 300 эш кабул ителде. Күргәзмәдә шорт-биткә кергән 90 эш тәкъдим ителә. Берничә шамаил XIX гасырга карый. Күбесен XX гасырда, совет заманында татар осталары ясаган.
Мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Татар шамаилләренә багышланган акция һәм конкурс үткәрелүнең зур бер вакыйга булуын билгеләп үтте. “Әгәр дә һәр гаиләдә балаларның бабайлар мирасына таянып ясалган шамаиле эленеп торса – бу безнең татарлыгыбызны күрсәтеп торачак. “Минем гаиләмнең шамаиле” проекты алга таба да дәвам итәр һәм аның тәэсире еракларга таралыр дип ышанам”, - диде ул.
ТР МДН тарафыннан үткәрелүче “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында уздырылган конкурс җиңүчеләре 12 июньдә игълан ителәчәк.