Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегация Чиләбе өлкәсе, Троицк шәһәрендә “Зәйнулла Рәсүлев укулары: ислам Россия тарихында һәм бүгенге заманда” дип аталган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция кысаларында Зәйнулла Рәсүлев каберенә зиярат кылдылар.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Коръән аятләрен укыды, ә Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Аллаһ Тәгаләгә дога кылды. Әлеге чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Добровский да катнашты. Кунакларның һәммәсе дә Зәйнулла Рәсүлевнең Россия мөселманнары тормышына зур өлеш кертүен билгеләде һәм мәрхүмнең рухына багышлап дога кылды. Соңыннан ТР МДН делегациясе Троицкида Зәйнулла Рәсүлев исемен йөрткән мәчеттә булды һәм биредәге дини эшчәнлек белән таныштылар, мәхәллә халкы белән аралаштылар.
Искәртәбез, бу көннәрдә Чиләбе өлкәсе, Троицк шәһәрендә “Зәйнулла Рәсүлев укулары: ислам Россия тарихында һәм бүгенге заманда” дип аталган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция үтә. Чара Мәскәү, Чиләбе, Башкортстан, Казахстан һәм Татарстаннан күп сандагы дин әһелләрен, тарихны өйрәнүчеләрне җыйды.