ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Челәбе дәүләт университетының Троицк шәһәре филиалы студентлары каршында чыгыш ясады. Әлеге очрашу “Зәйнулла Рәсүлев укулары: ислам Россия тарихында һәм бүгенге заманда” дип аталган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция уңаеннан оештырылды.
Камил хәзрәт студентларга Татарстанда ислам үсеше турында сөйләде һәм аларның күп кенә дини сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, студентларны Россиядә ислам дине торышы мәсьәләсе кызыксындырды. Руханилар студентларны Рәсүлев укулары нәтиҗәләре белән да таныштырып үтте.