Әлмәт ислам мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте

23 май 2015 ел 21:58

Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләренең Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында тантаналы чыгарылыш кичәсе үтте. Быел 25 шәкерт урта дини белем алу турында дипломга ия булачак.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, республикабызның күрше район имам-мөхтәсибләре, мөгаллимнәр һәм шәкертләр катнашты.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында чыгарылыш шәкертләренә уңышлар теләде, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен җиткерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин шәкертләргә югары дини уку йортларында белемнәрен дәвам итәргә өндәде. Ул ислам динендә гыйлемнең укытучыдан укучыга турыдын-туры бирелүен ассызыклады, шуның өчен фәннәрне өйрәнгәндә “иҗәзә” алу – укытучыдан-укучыга чылбыр булдыруның әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук мөфти фикх фәненнән мәшһүр «Мухтасар аль-Кудури» китабын ятлап чыккан шәкертләрне гомрәгә бушлай җибәрәчәген  игълан итте.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөгаллимнәргә, мәдрәсә хезмәткәрләренә һәм чыгарылыш шәкертләренә истәлекле бүләкләр тапшырып рәхмәтләрен җиткерде. Фәһим хәзрәт һәрбер шәкерткә тормышта үз урынын табып, ислам дине үсешенә зур өлеш кертүен теләп калды.

Тантананың ахырында Аксакаллар Шурасы рәисе, республикабызның Норлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов шәкертләргә үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул яшьлек елларында ислам белемнәрен алырга мөмкинлекләр булмавын ассызыклады, бүгенге көндә шәкертләргә барлык мөмкинлекләр тудырулуын билгеләп үтте.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә тантаналы рәвештә чыгарылыш мәҗлесе быел беренче тапкыр үткәрелде. Бөек якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче мәдрәсәдә быел 15нче чыгарылыш. Быелгы чыгарылышта Коръәнне тулысынча ятлап чыгучы хафиза кыз да бар. Шулай ук чыгарылыш шәкерләре арасында дини олимпиадалар, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр дә байтак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана