1 июньнән Казан шәһәренең Болгар мәчетендә мөселман балалары өчен лагерь ачыла. Әлеге лагерь 1 - 10 июнь көннәрендә эшләячәк. Бирегә 7 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге малайларны, кызларны җыялар. Балаларга тәрбия-әхлак дәресләрен укыту, аларны динебезнең күркәмлеге белән таныштыру каралган, әлбәттә инде, мавыктыргыч уеннар, чаралар оештыру күз алдында тотыла. Әлеге түләүсез мөселман лагеренда балаларны ашату да оештырылган.
Өстәмә мәгълүматлар өчен телефон – 5-22-33-14.