21 майда "Ак мәчет" мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлегендә ир-атлар өчен язгы сессия башланды. Әлеге бүлектә яшьләр дә, өлкәннәр дә белем ала.
Май ахырында хатын-кызлар төркеме өчен сессия башлана.
Сессиягә килгән барча шәкертләргә мәдрәсә тулай тораганда яшәү урыны бирелә. Мәдрәсәдә уку өчен барлык шартлар тудырылган. Тулай торак, китапханә, уку класслары, ашханә, спортзал, намаз бүлмәсе барысы бер бинада урнашкан.
22 майда исә мәдрәсәдә тарих фәннәре кандидаты, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Айдар Каюмов шәкертләргә Бөек Ватан сугышы хакында лекция сөйләде. Галим халкыбызның сугыштагы батырлыгын, ватанпәрварлыгын раслаучы бик күп мисалар китерде. Ул тарихны онытырга ярамавын аңлатты. Тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк, диде.