21 майда ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Голәмәләр шурасы әгъзасы, РИУның ислам фәннәре факультеты деканы Габдулла хәзрәт Әдһәмов Чиләбе өлкәсе татар яшьләре белән очраштылар. Очрашуда дин әһелләре яшьләр белән дини һәм милли традицияләрне саклау хакында фикерләштеләр.
Хәзрәтләр, шулай ук, Татарстан мөфтияте эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Сорауларга җавап бирделәр һәм рәхмәт әйтеп, алга таба элемтәдә торырга, хезмәттәшлек итәргә чакырдылар.