Татар шамаилләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрелә

25 май 2015 ел 15:50

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы

Россия ислам университеты

Пресс-релиз

“Бүгенге заман татар мәдәниятендә шамаил сәнгатен саклау проблемалары”

дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашырга чакырабыз!

Үткәрү вакыты: 28 май, сәгать 10.00дә башлана.

Үткәрү урыны: Россия ислам университеты, Газ ур., 19, 320 нче аудитория.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан мөфтие урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Татар шамаиле галереясе директоры, танылган каллиграф Рөстәм Шәмсутов, Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева, ТР Иҗтимагый палатасы мәдәният, милләт һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Гөлчәчәк Нәҗипова, Казан сынлы сәнгать училищесы директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәхмүт Ваһапов, Татарстан Республикасы халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев һәм башкалар катнаша.

Шамаил – татар рухи мирасының кабатланмас бер өлеше. Түгәрәк өстәл татар халкының менә шушы үзенчәлекле борынгы сәнгатен саклау, аны үстерү юлларын барлау максатыннан оештырыла.

Шамаил ясарга өйрәнү, үз кулларың белән матурлык тудыру, шуның белән бергә рухи дөньяңны, дини белемеңне баету бик тә әһәмиятле. Әмма әлегә кадәр Татарстанның рәсем сәнгате буенча гыйлем бирүче уку йортларында бу борынгы һөнәргә өйрәтмиләр.

Шамаилләр белән бәйле мирасыбызны, тарихыбызны өйрәнү гыйлемебезне рухи яктан баета.  Совет заманнарында да Изге Коръән аятьләрен матур  язып шамаилләр ясаган һәм шуларны якыннарына, туганнарына, күршеләренә тараткан, бүләк иткән оста каллиграфларны, татар дин әһелләрен белү һәм алар саклаган татар шамаилләрен ясау традициясен киләсе буыннарга җиткерү мөһим.

Элемтәләр өчен телефон: ТР МДН матбугат хезмәте, 64-60-38

                    info@dumrt.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана