Марат хәзрәт Мәрданшин Уруссу татар гимназиясенең соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты

26 май 2015 ел 14:00

Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин Уруссу татар гимназиясенең соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты. Быел гимназияне тәмамлаучылар арасында “Фәнис” мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр дә бар. Тантаналы чарада тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Рөстәм Нуриев, гимназия директоры Гөлдәния Билалова, уку-укыту бүлеге җитәкчесе Тамара Романова җиткерде. Марат хәзрәт егетләргә, кызларга зур уңышлар теләп, белемнәрен үстереп туган районнарына кайтуларын теләде. Тантана барышында зур уңышларга ирешкән балаларның әти-әниләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләү дә булды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана